29 сентябрь — Бөтендөнья йөрәк көне Йөрәкнең сәламәтлеге гади гадәтләрдән башлана: хәрәкәтләнү, тозны күп кулланмау, кан басымын контрольдә тоту һәм даими тикшеренүләр. Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге карточкаларында көндәлек тормышта җиңел кулланыла торган кыска һәм аңлаешлы киңәшләр тупланган. Карточкаларны саклагыз һәм якыннарыгыз белән бүлешегез. #СәламәтЙөрәк #Татарстан